ru24.pro
World News
Август
2024

Самарада «Туган тел» җәмгыятенең беренче рәисе турында: Милләтпәрвәрлек канына сеңгән

0

Самараның «Бердәмлек» газетасынңа Эльмира Сәйфуллинаның «Милләтпәрвәрлек хисе аның канына сеңгән» дигән язмасы чыкты.

Рәшит Абдуллов 80 яшьлек юбилеен каршылады

Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыятен оештыруда катнашкан кешеләрне без зур ихтирам белән искә алабыз, үз вакытында татар милли тормышына җан өргән, традицияләребезне торгызган, татар телен, мәдәниятебезне саклап калу һәм үстерү өчен күп көч куйган милли җанлы шәхесләребез алдында баш иябез. Шундый күркәм кешеләребезнең берсе – Рәшит Фатыйх улы Абдуллов.

Рәшит әфәнденең милли хәрәкәткә керткән өлешен бәяләп бетерерлек түгел. Ничәмә еллар буе милләт иминлеге хакына хезмәт итте һәм әле дә позицияләрендә нык тора. Үзе ана телебездә камил сөйләшүче кеше буларак, милләттәшләре арасында да татар телен пропагандалый, балалар, яшьләр арасында туган телебезне белү әһәмияте турында аңлату эшләре алып бара.

«Туган тел» җәмгыятенең казанышлары искиткеч зур – Самарада «Яктылык» мәктәбен, «Бердәмлек» газетасын, Җәмигъ мәчетен, өлкә радиосында татар тапшыруларын булдыру, Сабан туе, Нәүрүз, Сөмбелә, Балалар фестивале кебек берсеннән-берсе күркәм чараларны оештыру һәм, каршылыкларны җиңә-җиңә, 35 ел буе уңышлы эшләтеп килү өчен зур ихтыяр көче һәм үҗәтлек кирәк. Оешманың беренче рәисе булган Рәшит Абдуллов, бу башлангычларның барысында да катнашып, халкыбыз үзаңын үстерүгә гаять зур өлеш керткән кеше.

«Мин милләтемнең язмышын үземнекедәй кайгырттым һәм бүген дә шул уйлар белән яшим. Татарлар – тирән тарихлы, бай мәдәниятле халык. Кешеләребез эштә дә, яу кырында да батырлар, туган телебез аһәңле, моңлы, гореф-гадәтләребез күркәм. Гомумән, рухи мирасыбыз искиткеч көчле безнең. Шуны түкми-чәчми яшь буыннарга да тапшыра алсак иде», — дип борчыла Рәшит әфәнде.

Милли хәрәкәт әйдаманнары һәм активистлары да язмабыз герое турында яхшы сүзләр генә сөйлиләр.

Азат Надыйров, Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте ветераны:

— Татар халкына олы мәхәббәтне Рәшиттә әти-әнисе тәрбияләгән, әлбәттә. Алар Куйбышевның татар үзешчән драма театры артистлары иде, шуңа күрә балага да милләтпәрвәрлек хисе кечкенәдән сеңгән булса кирәк.

Рәшит милли хәрәкәттә бик тырышып эшләде. «Туган тел»не оештырганнан соң ук Кышкы Сабан туе, Чыршы бәйрәме, Нәүрүз кебек беренче милли чараларны уздыра башлагач, аңарда оештыру сәләте булуы ачыкланды. Оешмабызга яңа кешеләрне җәлеп итүдә дә яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. «Туган тел» эшләре буенча үз машинасында көне-төне чапты.

Рәшит Абдуллов һәм Шамил Баһаутдинов Тольятти, Сызрань, Похвистнево шәһәрләрендә милли үзәкләр булдыруга зур өлеш керттеләр, Камышлы районын кайтаруда актив катнаштылар. Моның өчен район администрациясеннән «Туган тел» җәмгыятенә Рәхмәт хаты да килгән иде.

Шәһәребезнең «Шипка» кинотеатрында директор булып татар кешесе эшли иде. Аның белән сөйләшеп, Рәшит белән мин татар теленә тәрҗемә ителгән рус һәм һинд фильмнары күрсәтүне оештырган идек. Мин аларны Казаннан прокатка алып кайта идем.

Гомумән, милли хәрәкәттә Рәшит Абдуллов үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтте. Кешеләр белән ипләп, үтемле итеп сөйләшә белә, беркайчан беркем белән дә ачуланышканын ишетмәдем. Конкрет эш кешесе, төпле һәм акыллы шәхес.

«Туган тел»нең хөрмәтле, мактаулы ветеранын 80 яшьлек юбилее белән ихлас күңелемнән котлап, исәнлек, озын гомер, бәхет-шатлыклар телим.

Әнвәр Горланов, Самара өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе:

— Самара татар милли хәрәкәтенең чишмә башында торучы шәхесләребезгә зур хөрмәт белән карыйм. Алар татар халкы өчен гаять зур эшләр башкардылар. Рәшит абый Абдуллов, татар җәмгыяте оештыру инициаторлары сафында булып, 35 ел буе хезмәт иткән беренче рәисе. Самараның Җәмигъ мәчете төзелгәндә дә ул зур активлык күрсәтте, гомумән, татар милли хәрәкәтенең барлык эшләрендә дә аның олы өлеше бар.

Рәшит әфәнде бүген дә кул кушырып утырмый. Без аның белән бергә «Яктылык» мәктәбенә беренче сыйныфка балаларны кабул итү җыелышларында катнашабыз, ата-аналар белән фикер алышабыз.

Рәшит әфәнде үз кызларын да милли рухта тәрбияләгән, аларга ана теленә, гореф-га¬дәтләребезгә, мәдәниятебезгә мәхәббәт сеңдергән.

Бик тырыш, гадел, тәрбияле, хезмәт сөючән кеше ул Рәшит абый.

Фәһимә Рәҗәпова, «Туган тел» җәмгыяте активисткасы:

— Рәшит Абдуллов кебек милли җанлы кешеләр бик сирәк. 80 яшенә карамастан, әле дә үз халкының, татар теленең язмышын чын күңеленнән кайгыртып яши.

Рәшит әфәнде барыбызга да үрнәк булырлык шәхес. Без, «Туган тел» җәмгыяте активистлары, аңа сокланып карыйбыз. Юбилее котлы булсын, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын, игелекле гамәлләре өчен әҗер-савабын бирсен.