Миңнеханов һәм Беларусь вице-премьеры уртак проектларның перспективалары турында сөйләште
Татарстан Россия белән Беларусь арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр кысаларында Беларусь белән үзара хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлеген югары бәяли. Ике илнең дә президенты төбәкләр дәрәҗәсендә элемтәләрне үстерүгә актив ярдәм итә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо»да узган Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында Беларусь Премьер-министры урынбасары Виктор Каранкевич белән очрашуда әйтте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Безнең товар әйләнеше шактый зур, әмма һәрвакыт омтылырга урын бар. Без инде күп еллар Белоруссия компанияләре — «Белнефтехим», «Минск трактор заводы» һәм башкалар белән уңышлы хезмәттәшлек итәбез. Татарстан авыл хуҗалыгы техникасының шактый зур өлеше шулай ук Белоруссиядә җитештерелгән. Безнең компанияләр дә Беларусьта бар. «РариТЭК» компаниясе сезнең машина төзелеше предприятиеләре белән актив хезмәттәшлек итә», — дип санап китте Татарстан Республикасы Рәисе.
Ул нефть химиясе, машина төзелеше, агросәнәгать комплексы, транспорт, җиңел сәнәгать һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек перспективаларын билгеләп үтте. Казан маршрутларында үзен яхшы яктан күрсәткән Беларусь автобуслары һәм трамвайлары эшли, ике республика башкалалары арасындагы туры авиарейслар эшлекле һәм туристлык элемтәләрен үстерүгә ярдәм итә.
Виктор Каранкевич Татарстанны Беларусь өчен мөһим сәүдә партнеры дип атады. Әлеге дустанә элемтәләр вакыт белән тикшерелгән һәм аларны үстерү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, дип ассызыклады ул.
Моннан тыш, яклар үзара сәүдә күләмнәрен киңәйтү һәм уртак проектларның перспективалары мәсьәләләре турында фикер алышты.