ru24.pro
World News
Август
2024

Татарстанда 27 градуска кадәр җылылык һәм көчле җил көтелә

0

Бүген, 26 августта, Татарстанда шактый эссе һәм коры һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республика территориясендә алмашынучан болытлы һава фаразлана. Явым-төшем булу ихтималы аз.

Секундына 5-10 метр тизлек белән төньяк-көнбатыш һәм төньяктан исүче җил урыны белән секундына 14 метрга кадәр көчәячәк.

Чагыштырмача җылы төннән соң (+10нан +15 градуска кадәр) төбәктә һава +22..+27 градуска кадәр җылыначак (Казанда — 25тән 27 градуска кадәр).