ru24.pro
World News
Август
2024

Татарстанда минималь куллану бюджетын 263 сумга киметтеләр

0

Татарстанда 2024 елның икенче яртыеллыгы өчен минималь куллану бюджеты 23 118 сум күләмендә билгеләнде. Бу агымдагы елның беренче кварталы белән чагыштырганда 263 сумга азрак.

ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы әзерләгән документ моңа кадәр коррупциягә каршы экспертиза узды.

2023 елның беренче кварталында минималь куллану бюджеты, 2022 елның дүртенче кварталы белән чагыштырганда 663 сумга артып, 21 805 сумга тигез иде. Икенче кварталда ул тагын 215 сумга артты, өченче кварталда 83 сумга кимеде, дүртенче кварталда тагын артты, бу юлы - 556 сумга. 2024 елның беренче кварталында куллану бюджеты 888 сумга арттырылды.

Шул ук вакытта, 2025 елда Татарстанда минималь куллану бюджетының 2 мең сумга диярлек артачагы билгеле булды.

  • Минималь куллану бюджеты – ул кешенең төп физиологик һәм социаль-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүне тәэмин итәргә тиешле азык-төлек, азык-төлек булмаган товарлар һәм хезмәтләр җыелмасының бәясе.