Халыкара «Татар кызы-2024» бәйгесе финалистлары билгеле
Казанда халыкара «Татар кызы-2024» бәйгесенең ярымфиналы тәмамланды. Бөтендөнья татар конгрессында бәйгенең финалистларын игълан иттеләр.
Финалистлар исемлеге
Шулай ук, ике кыз – Ростовтан Юлия Бараева белән Кировтан Илнара Әхәтова махсус призга лаек булып, «Татар кызы-2024» титулы өчен көч сынашмыйча гына, финал бәйгесендә катнашу хокукына ия булды.
Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров ярымфиналда катнашучы кызларны бүләкләде.
«Сез барыгыз да җиңүчеләр. Үз төбәгегездә җиңү яулап, мәркәзебез Казанга җыелдыгыз. Ярымфиналда, конгресс канаты астындагы бәйгедә катнашу хокукына ия булуыгыз белән котлыйм», – диде ул.
Халыкара «Татар кызы-2024» бәйгесе финалы 11 сентябрь көнне Пенза шәһәрендә узачак. Аңа кадәр кызлар Казанда әзерлек үтәчәк.