ru24.pro
World News
Август
2024

Зәйдә беренче сыйныф укучыларына портфель тапшырдылар

0

Зәйдә Белем көне алдыннан «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда беренче сыйныфка укырга баручыларга мәктәп рюкзаклары тапшыру тантанасы булды. Бу чара «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында узды. «Зәй яңалыклары» сайтында шул хакта хәбәр ителә.

Бәйрәмгә беренче сыйныф укучыларын котлау өчен аларның әти-әниләре, укытучылар, оешма вәкилләре һәм иганәчеләр җыелды.

Быел Зәй районында 420 бала беренче сыйныфка бара, шуларның 90га якыны ярдәмгә мохтаҗ. Булачак беренче сыйныф укучыларына аларның беренче портфельләрен Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирүне үстерү бүлеге җитәкчесе Роза Шәяхмәтова, Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов, Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев, шулай ук «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе хәйриячеләре — ГРЭС директоры Дмитрий Прохоров, район элемтә челтәре баш инженеры Марс Мәгъфуров, «Славица» сәүдә йорты сату бүлеге җитәкчесе Илһам Мөхәммәтшин тапшырды. Букчалар кирәкле канцелярия кирәк-яраклары белән комплектланган.

Район башлыгы балаларга уңышлар һәм, әлбәттә, яхшы билгеләргә генә укуларын теләде һәм хәйрия ярдәме күрсәткән Зәй кешеләренә рәхмәт белдерде.