ru24.pro
World News
Август
2024

Казан делегациясе Балтач районында социаль объектларда булды

0

Балтач районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитетының күчмә утырышы уза. Кунаклар белән очрашу «Ватанны саклаучылар» паркында батырларыбыз хөрмәтенә чәчәк салу белән башланды. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

Казаннан килгән делегация кунаклары Балтач сөт-май комбинатында булды. Алар цехларны карады, эшчеләр белән сөйләште, производстваның оештырылуы һәм инде әзер продукция белән танышты.

Аннан соң район кунаклары Чепьяда чиркәүдә булды. Аның эшчәнлеге белән Сергей атакай таныштырды һәм алар Чепьяда урнашкан «Халыклар дуслыгы» музеена юл тотты.

Дәүләт советы депутатлары «Кызыл юл» авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиясендә дә булды. Чутайдагы авыл хуҗалыгында урнашкан мегаферма белән танышты. Алар башта Чутай авылында социаль объектларны карады. Шулай ук мәктәп, балалар бакчасы һәм мәдәният йортында булды.

Татарстан Дәүләт Советы даими комиссиясе вәкилләре районда урып-җыю эшләре белән дә танышты. «Дуслык» хуҗалыгы комбайнчылары янында туктап, кырдагы хезмәтчәннәр белән аралаштылар, алдынгы комбайнчыларга, ярдәмчеләренә истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитетының күчмә утырышы район Советы депутатлары катнашында киңәшмәләр залында яңа салым салу системасына күчү мәсьәләләре буенча эшлекле сөйләшү белән тәмамланды.