Миңнеханов һәм Манылов махсус билгеләнүдәге объектларның экспертизасы хакында сөйләште
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Баш дәүләт экспертизасы башлыгы Игорь Манылов белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда катнашучылар Татарстан территориясендә яңа объектларның, аерым алганда махсус билгеләнүдәге капиталь төзелеш объектларының дәүләт экспертизасын оештырган вакытта хезмәттәшлек итү мәсьәләләрен кузгатты.
Моннан тыш, инвестицион-төзелеш процессын оптимальләштерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү хакында фикер алыштылар.