ru24.pro
World News
Август
2024

Сергей Собянин Татарстан мәдәнияте көннәрендә: Мәскәүлеләрдән сезгә зур рәхмәт

0

Мәскәү мэры Сергей Собянин ил башкаласында Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында Мәскәү Халыкара музыка йортында оештырылган тантаналы кичәдә чыгыш ясаганда татар диаспорасының актив эшчәнлегенә игътибар итте.

«Биредә рәсми булмаган, җанлы атмосфера. Хәтта өй атмосферасы дип әйтергә дә була. Килүегез һәм актив катнашуыгыз өчен сезгә зур рәхмәт», — диде Россия башкаласы мэры җыелучыларга мөрәҗәгать итеп.

«Мәдәни хезмәттәшлеккә, төбәк хезмәттәшлегенә шундый игътибар күрсәтүегез, әлеге чарага килүегез өчен рәхмәт. Бу, әлбәттә, бөтен татар диаспорасын рухландыра. Мәскәүлеләрдән сезгә зур рәхмәт», — дип дәвам итте ул, сүзен шәхсән ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка юллап.

«Соңгы елда күп төрле кызыклы вакыйгалар булды. Узган ел сез, монда чакта, зур сәяси вакыйгалар алдыннан аларда активрак катнашырга чакырдыгыз, һәм татар диаспорасы Мәскәү мэрын, Россия Президентын сайлауларда актив катнашты, моның өчен сезгә зур рәхмәт», — дип өстәде Собянин.

«Президент [Владимир Путин], Россия Федерациясе Хөкүмәте карарлары, Марат Шакирҗановичның шәхси тырышлыгы нәтиҗәсендә <...> Казан белән Мәскәү арасында юл... Аның өчен якын булган ике шәһәр югары тизлекле юллар белән тоташты. Бу юл Казан белән Мәскәүне өч тапкырга якынайтты — юлга вакыт өч тапкырга кимеде. Бик зур рәхмәт», - дип билгеләп үтте башкала мэры, РФ вице-премьеры Марат Хөснуллинга мөрәҗәгать итеп.

«Һәм <...> Президент йөкләмәсе буенча тагын бер глобаль проект өстендә эшлибез. Бу югары тизлекле [тимер юл] магистрален булдыру. Бу Мәскәү — Санкт-Петербург югары тизлекле магистраленнән соң гамәлгә ашырылырга тиешле икенче проект. Бу безне, безнең төбәкләрне тагын да ныграк интеграциялиячәк, якынайтачак, аларны якынрак, уңайлырак итәчәк. Һәм, әлбәттә, бу икътисади, социаль өлкә өчен алга таба зур адым булачак», — дип йомгаклады Сергей Собянин.