ru24.pro
World News
Август
2024

Миңнеханов Собянинга Татарстан мәдәнияте көннәре, Хөснуллинга М12 өчен рәхмәт белдерде

0

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ил башкаласында Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында Мәскәү Халыкара музыка йортында узган тантаналы кичәдән соң Мәскәү мэры Сергей Собянинга вакыйганы оештырган өчен, ә РФ вице-премьеры Марат Хөснуллинга М12 «Көнчыгыш» трассасын төзегән өчен рәхмәт белдерде.

«Чираттагы тапкыр башкалада Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәрен үткәрдек. Сергей Семеновичка рәхмәт, Мәскәү безнең республиканың тугры һәм ышанычлы партнеры», - дип ассызыклады Миңнеханов үзенең телеграм-каналында.

«Марат Шакирҗан улына аерым рәхмәт сүзләре. Ул һәрвакыт безнең белән. Һәм Казан белән Мәскәүне якынайтты — М12 юлын төзеп», – дип өстәде Татарстан Рәисе.