Ирек Ризванов: Казанда яшь педагоглар өлеше Россия күрсәткеченнән 9 процентка артыграк
Татарстан башкаласында 35 яшькә кадәрге яшь педагоглар өлеше 32 процент тәшкил итә, бу Россия күрсәткеченнән 9 процентка артыграк. Казан башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов укытучыларның август конференциясендә шулай дип белдерде.
«Яшь педагоглар белән өч ел элек башлаган системалы эш нәтиҗәләрен бирде. Казанда яшь белгечләрнең эшкә урнашу дәрәҗәсе югары. Ягъни педагогларның күпчелеге, мәктәпкә килгәч өметен өзеп кире китми, ә эшләп кала», - диде докладчы.
Ризванов сүзләренчә, узган ел Казан мәктәпләренә 357 яшь белгеч эшкә урнашкан, ә өч ел эчендә 1021 педагог укытырга килгән.
«Россиянең уңайлы шәһәре саналган Казан туристларны гына түгел, ә безнең каланы яшәү һәм карьера үсеше өчен сайлаган кешеләрне дә үзенә тарта», - диде ул.
Әйтик, статистикадан күренгәнчә, Казан шәһәре мәгариф системасына педагоглар Татарстан муниципаль берәмлекләреннән генә түгел, ә Россиянең башка төбәкләреннән дә эшләргә килә. Соңгы ике елда Россиянең 23 субъектыннан барлыгы 153 педагог Казанга күченгән, дип искәртте спикер.