ru24.pro
World News
Август
2024

Татарстанда уйлап табу активлыгы коэффициенты дүрт ел эчендә иң югары дәрәҗәгә җиткән

0

2023 елда Татарстанда уйлап табу активлыгы коэффициенты (10 мең кешегә күчереп исәпләгәндә патент заявкалары саны) 3,11не тәшкил иткән, бу - дүрт ел эчендә иң югары күрсәткеч. ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов Татарстан Предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе Советының киңәйтелгән утырышында шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырыш С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы мәйданчыгында узды. Аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Рифкать Миңнеханов сүзләренчә, узган ел республикада яшәүчеләр барлыгы 1382 заявка тапшырган, шулар арасында 1081 заявка буенча патент алынган. Шуңа бәйле рәвештә, ул Татарстанда патент активлыгын арттыруның мөһимлеген әйтте.

ТР Фәннәр академиясе президенты шулай ук фәнни-белем бирү оешмалары һәм икътисадның реаль секторы предприятиеләре арасындагы үзара бәйләнешнең перспектив юнәлешләрен санап үтте.

Аерым алганда, моңа югары технологияле эшкуарлык өлкәсендә үзара бәйләнешнең нәтиҗәлелеген арттыру, интеллектуаль милек базарын үстерү, сәнәгать предприятиеләренең перспективалы проектларына ярдәм күрсәтү керә.