ru24.pro
World News
Август
2024

Дзержинскиның мөселман һәм татар җәмгыятьләре Курск өлкәсенә гуманитар ярдәм җибәрде

0

Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәре мөселман һәм татар җәмгыятьләре Курск өлкәсендә яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыйды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гуманитар ярдәм җыюда шәһәрдә яшәүчеләр, милли-мәдәни үзәкләрнең вәкилләре, махсус хәрби операция Ветераннары советы, коммерцияле булмаган һәм иҗтимагый оешма әгъзалары катнашты.

Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең эшләр идарәчесе, Дзержинск шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе, хәрби капеллан Рамил Надюков сөйләгәнчә, гуманитар йөк составына азык-төлек, шешәгә тутырылган су, олылар һәм балалар өчен гигиена чаралары, «балалар ассортименты» - ашамлыклар, кием-салым, канцелярия кирәк-яраклары, уенчыклар кергән.

Ул шулай ук Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Бердәмлек һәм тупланганлык» фонды вәкилләренең Махсус хәрби операция ветераннары советы белән берлектә Курск өлкәсенә гуманитар йөк илтергә ниятләве турында белдерде. Гуманитар ярдәмне Дзержинскиның мөселман һәм татар җәмгыятьләре җыя.

Искәртеп узабыз, Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Бердәмлек һәм тупланганлык» фонды махсус хәрби операция зонасына даими рәвештә – айга берничә тапкыр – гуманитар йөк озата.