Татарстан Төзелеш министрлыгы: Ягып җылыту сезонына котельныйларның 94 проценты әзер
Алдагы ягып җылыту сезонына 3 012 котельный әзер, бу барлык күләмнең 94 процентын тәшкил итә. Ягып җылыту сезонына әзерлек буенча республика штабының чираттагы утырышында шул хакта билгеле булды, аны ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов үткәрде. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәгариф объектлары җылылык җибәрүгә – 99 процентка (бу – 3 220 учреждение), мәдәният объектлары – 98 процентка (1 873 учреждение), социаль яклау объектлары – 96 процентка, спорт объектлары 98 процентка әзер.
Алдагы ягып җылыту сезонында җылылык-энергетика һәм торак-коммуналь предприятиеләрендә гадәттән тыш хәлләрне бетерүгә әзерлек турындагы мәсьәләгә кагылып, Фролов штабта катнашучыларны барлык нюансларны игътибарга алырга һәм булачак сезонда кулланырга чакырды.
«Гражданнар оборонасы белән бәйле мәсьәләләр югары дәрәҗәгә чыга. Җитәкчеләрне гражданнарның иминлеге мәсьәләсен, шул исәптән җылылык белән өзлексез тәэмин итүне контрольдә тотарга чакырам», - дип искәртте ул.