Сентябрьдә Татарстан делегациясе Төркиядәге халыкара лагерьга китә
Сентябрь аенда Татарстан яшьләре вәкилләре Төркиядәге халыкара лагерьга китә. ТР Рәисе ярдәмчесе һәм «Алдынгылар хәрәкәте»нең төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Махсус смена оештырылачак, анда Татарстан Республикасы командасы булачак вожатыйлар сыйфатында бара. Алар соңыннан республикабызның мәктәп дипломатия клубларында остазлар булу өчен махсус программа узачак», - дип ачыклык кертте ул.
Киләсе елда Төркия делегациясенең Татарстанга җавап визиты көтелә.
- Россия Президенты Владимир Путин 2022 елның җәендә «Алдынгылар хәрәкәте»н оештыру турындагы указны имзалады. Бөтенроссия оешмасының Татарстан бүлеген республиканың элеккеге яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов җитәкләде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елның февралендә «Алдынгылар хәрәкәте» белән хезмәттәшлек итү буенча Республика координация советын оештыруга турындагы указга кул куйды.