ru24.pro
World News
Август
2024

Марат Бариев Татарстан дәүләт яшьләр сәясәтенең 30 еллыгы турында искәртте

0

РФ Дәүләт Думасының элеккеге депутаты, ТР Дәүләт балалар һәм яшьләр эшләре комитетының элеккеге рәисе, Татарстанның беренче яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев республика халкын төбәктә дәүләт яшьләр сәясәтенең 30 еллыгы белән котлады.

«Сезне Татарстан Республикасы Дәүләт балалар һәм яшьләр эшләре комитеты оешуның 30 еллыгы белән чын күңелдән тәбрик итәм. Ул Министрлар Кабинетының 1994 елның 22 августындагы 405нче карары нигезендә төзелде. Нәкъ менә шушы вакыйга, шулай ук Татарстан Республикасының «Яшьләр турында»гы законы республикада дәүләт яшьләр сәясәтен эзлекле рәвештә гамәлгә ашыруда хисап ноктасы булып хезмәт итте, шушы вакыттан дәүләт дәрәҗәсендә яшьләр һәм җәмгыять мәнфәгатьләрендә актив эш башланды», - дип билгеләп үтте ул.

Шуңа бәйле рәвештә, Бариев яшьләр учреждениеләре һәм иҗтимагый яшьләр оешмалары төзелүен, «Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтү турында»гы илдә беренче законны һәм 2001 елда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев указы нигезендә игълан ителгән Яшьләр елы турында искәртте. «Киеренке һәм кызыклы эш башкарылды. Шушы 30 ел эчендә яшьләрнең берничә буыны үсеп җитте, аларның күбесе бүген Татарстан һәм Россиянең барлык тармакларында уңышлы эшли», - диде ул.

Бариев хәзерге вакытта Татарстанда яшьләр сәясәтенең ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә ышанычлы үсеш кичерүенә ышаныч белдерде. Аның фикеренчә, республикада мөстәкыйль Яшьләр эшләре министрлыгы оештырылу да шуны дәлилли.