Константин Колпаков: Төрле илләрнең Татарстан белән эшләүгә карата кызыксынуы арта
Татарстан халыкара яшьләр хезмәттәшлеген үстерүнең мөһим элементына әверелде. Моңа республикада узучы күпләгән чаралар ярдәм итә. Нәтиҗәдә, төрле илләрнең төбәк белән хезмәттәшлек итүенә карата кызыксынуы артуын күрәбез. Россия Тышкы эшләр министрлыгының Яшь дипломатлар советы рәисе Константин Колпаков «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Татарстан халыкара хезмәттәшлекне үстерүдә зур роль уйный. Без биредә еллар буе формалашкан традицияләр хакында сөйлибез. Глобаль яшьләр саммитының нәтиҗәсен дә күрәбез. Катнашучылар саны елдан-ел арта. 2022 елдан үзара мөнәсәбәтләр бик югары булмаган бер төркем илләр барлыкка килсә дә, Россия һәм Татарстан белән хезмәттәшлеккә карата кызыксыну арта гына бара. Бу бездә бернинди изоляция дә булмавы хакында сөйли», - диде ул.
Ул Татарстанның халыкара хезмәттәшлеккә керткән өлеше хакында сөйләгәндә, Казанда быел узган «Киләчәк уеннары»н, БРИКС уеннарын, шулай ук БРИКС илләре башлыкларының алда көтелгән саммитын аерым билгеләп үтте.
БРИКС – Бразилия, Россия, Һиндстан Республикасы, Кытай һәм 2010 елдан Көньяк Африка Республикасының дәүләтара берләшмәсе. 2023 елның августында төркемгә, Аргентинаны да кертеп, 6 яңа әгъза чакырылды, әмма Аргентина декабрь ахырында берләшмәгә керүдән баш тартты. Биш яңа әгъза – Мисыр, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны һәм Эфиопия – БРИКСта 2024 ел башыннан эшләргә кереште. БРИКС эшчәнлегендәге өстенлекле юнәлешләрнең берсе – дөньяда глобаль иминлекне һәм тотрыклылыкны ныгытуга ярдәм итү. Татарстан башкаласы БРИКС илләре саммитын 2024 елның 22-24 октябрендә кабул итәчәк.