ru24.pro
World News
Август
2024

Төркиянең Искешәһәр мэры Айшә Үнлүҗе: Татарстаннан сәламнәр китердек

0

Төркиянең Искешәһәр мэры Айшә Үнлүҗе һәм Чифтәләр районы мэры Зөһрә Кунакчы Корыһөек татар авылына килгән. Рәсми кунакларны авыл җитәкчесе Микаил Сүзәр яңа дөньяга килгән кызының бәби мәүлиденә – бәби ашына чакырган иде. Бу уңайдан авылның иске мәктәп бинасы ишегалдына 300гә якын кеше өчен табын әзерләнде, дип хәбәр итә «Татар-информ» хәбәрчесенә Төркиядә яшәп, иҗат итүче журналист, язучы Айзирәк Гәрәева-Акчура.

«Искешәһәр 14 илчәне-районны берләштерә. 1895 елда татарлар корган Корыһөек авылы Искешәһәрнең Чифтәләр районында урнашкан. Искешәһәр һәм Чифтәләр мэрлары бу елның июнь аенда Казанда булдылар. Төркиядә «бала мәүлиде»н үткәрү әни белән баланың кардәшләре, дуслары, авылдашлары белән күрешүенә сәбәп булып тора. Сабыйның тууын бәйрәм итү, әни кешенең, баланың саулыгын сорап, бәхет теләп Коръән, салават уку һәм догалар кылу күркәм бер гадәт санала», – диде ул.

Искешәһәр мэры Айшә Үнлүҗе иң башта авыл халкы белән очрашкан. Сүзен исә Татарстаннан башлаган.

«Сезгә Татарстаннан күп сәламнәр китердек. Без Татарстанга сәфәребез кысаларында, аеруча Казан татарлары белән бәйле очрашуларда катнаштык. Татарларның яшәү рәвешләре, мәдәниятләре, тарихлары турында сөйләштек. Казаннан кайтканнан бирле Зөһрә ханым белән бирегә, Казан татарлары авылына килергә бик теләдек. Бүген сезнең белән очрашырга насыйп булды. Һәм Казанга кылган сәфәребезне аңлатырга, һәм мәхәлләгездә бергәләп ниләр эшли алырбыз, шулар турында сөйләшергә, дип килдек. Авыл җитәкчегез Микаил бәй сөйләшүләргә ачык һәм мәхәллә өчен тырышкан кеше. Бүген без аны кызы туу белән дә чын күңелдән котлыйбыз», - дигән ул.

Шулай ук, Казан белән Искешәһәрнең кардәш шәһәрләр булуын да искәртеп узган.

«Без Татарстанда ике мэрия - Казан һәм Искешәһәрнең уртак нинди эшләр башкара алуы хакында фикерләштек. Искешәһәрдә тугыз татарстанлы студент укый икән. Беләсез, Одун Пазарында – Искешәһәрнең тарихи үзәгендә татарлар җәмгыяте эшли, кечкенә музей бар. Җәмгыять, аның җитәкчесе Видат Догу белән элемтәдә торабыз. Искешәһәр мэриясенең музейга ярдәмнәре дәвам итәчәк, шулай ук студентларны кайгыртырбыз. Җәмгыять, студентлар һәм сезнең белән бергә яңа чарада очрашырга насыйп итсен», – дип сөйләгән Искешәһәр мэры.

Айзирәк Гәрәева-Акчура әйтүенчә, Айшә һәм Зөһрә ханымнар Казанга сәфәрләренең бик тәэсирле булуына, тәртипкә, архитектурага мөкиббән китүләрен ассызыклаган. «Сәфәрләренең сабан туе бәйрәменә туры килүен искә алдылар. Бу бәйрәмнең шул кадәр оешкан рәвештә күркәм узуына соклануларын белдерделәр. Айшә ханым авыл халкына бу уңайдан үзенең үтенечен дә җиткерде: «Ышанам, авылда да Сабан туе шулай матур үткәрелә торгандыр. Алдагы елларда мине дә чакырыгыз. Килергә бик телим», - диде.

«Очрашуга шулай ук, тирә-як авыл җитәкчеләре дә җыелган иде. Шуңа күрә ачык һавада узган сөйләшүдә Корыһөек белән бергә күрше авылларының мәсьәләләре дә яңгырады. Татар авылына килгәндә исә, халык бигрәк тә электрларның еш киселүеннән зарланды, юлларны төзекләндерүне сорадылар. Болардан тыш якыннан гына узган газның әлегә кадәр авылга кермәвенә борчылуларын җиткерде», – диде Айзирәк Гәрәева-Акчура.

«Җитди сөйләшүләрдән соң рәсми кунаклар бәби өенә юл тотты, аннары авыл җитәкчесе ярдәмчеләреннән Кәрим Сүзәр өендә татар ашлары табынында җылы аралашу дәвам итте. Татар апалары кунакларны әниләреннән өйрәнеп калган милли ашларыбыз белән сыйладылар», – диде Төркиядә яшәп, иҗат итүче журналист, язучы.

  • Искешәһәрдә 2013 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылган Казан татарлары музее эшләп килә. Искешәһәр Казан белән 1997 елдан кардәш шәһәр.