ru24.pro
World News
Август
2024

«Шәрык клубы» Туфан Миңнуллинның 89 еллыгына багышланган экскурсиягә чакыра

0

25 августта күренекле татар драматургы, язучы, публицист Туфан Миңнуллинның тууына 89 ел була. Шул уңайдан «Шәрык клубы» «Туфан Миңнуллин эзләреннән» дип аталган чарага чакыра. Бу хакта оештыручылар хәбәр итте.

Программада: 10:00-10:45 – татар театрының интерактив комплексы «Шәрык клубы» буенча экскурсия, 10:45-11:00 – чәй эчү, 11:00-13:00 – автобуста Кама Тамагы районына юл. Күңелле җырлар һәм танышулар. 13:00-14:30 – Кама Тамагы Мәрәтхуҗада авылында Туфан Миңнуллинга багышланган концерт кичәсе. 14:30 – Туфан Миңнуллинның Мәрәтхуҗа авылындагы йортлары буенча экскурсия. 15:30 – Кама Тамагында Туфан Миңнуллин музее буенча экскурсия. 16:15 – Казанга кузгалу.

Чарада турында тулырак «Шәрык клубы»ның телеграм-каналыннан белергә була.