Самара өлкәсе Камышлы авылында традицион ат спорты ярышлары узачак
24 августта Самара өлкәсендәге Камышлы район үзәгендә, авылга керү урынында оештырылган 1200 метр озынлыктагы махсус чабыш түгәрәгендә традицион «Камышлы-2024» ат спорты ярышлары узачак. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр итәләр.
Чара 11:00 сәгатьтә башлана. Катнашучыларны теркәү 8:00 сәгатьтән 9:30 сәгатькә кадәр була.
Ярышлар программасы:
- Бригадирлар ярышы;
- Юртак токымлы атлар арасында чабыш;
- Абориген һәм җирле токымлы атлар арасында чабыш һ.б.
Чабышлар 1200-2400 метрлы дистанциядә уза.