ru24.pro
World News
Август
2024

Татарстанда бераз яңгыр, яшен һәм +26 градуска кадәр җылы көтелә

0

Бүген, 20 августта, Татарстанда җылы, әмма тотрыксыз һава торышы фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы була. Көндез урыны белән, шул исәптән Казанда, бераз яңгырлар ява. Яшенле яңгырлар булуы ихтимал. Иртән кайбер урыннарда (ТР башкаласын да кертеп) төнлә төшкән томан саклана.

Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә исүче җил тәүлекнең якты вакытында урыны белән секундына 14 метрга кадәр көчәячәк (ләкин Казан территориясендә түгел).

Төнге салкыннан соң (+9..+14 градус) көндез Татарстанда һава +21..+26 градуска кадәр җылына (республика башкаласында — +22..+24 градуска кадәр).

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, төбәктә атна азагына кадәр җылы була, яңгырлар яву ихтимал.