ru24.pro
World News
Август
2024

Актаныш районы башлыгы район җитәкчелеге белән мәктәпләрнең уку елына әзерлеген карады

0

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова һәм мәгариф идарәсе җитәкчелеге мәктәпләрнең яңа 2024-2025 нче уку елына әзерлеге белән танышты. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Актаныш районы мәктәпләре яңа 2024-2025 нче уку елына тулысынча әзер. Мәгариф учреждениеләре биналары барысы да төзек, һәр тарафта чисталык, пөхтәлек.

Мәктәп директорлары җәйге каникулда нинди эшләр башкарылган, район җитәкчеләренә шулар хакында аңлатып, күрсәтеп сөйләп бирә. Булган проблемаларның барысы да хәл ителерлек.

Укытучылар Сәфәр, Аккүз, Мари Суыксуы мәктәпләре яңа уку елын яңа җитәкчеләр белән каршы ала. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов аларга яңа вазифада уңышлар теләде, коллективларны исә җитәкче белән бер фикердә булып, аңлашып эшләргә чакырды.

Кайсы гына мәктәпкә килеп кермә, бик матур, каралган бакчалар каршы ала. Яшелчәлектә кишер, суган, кәбестә кебек культуралар күпләп үстерелә. Язын мәктәпләрне «Татпотребсоюз» җәмгыяте бушлай орлыклар, үсентеләр белән тәэмин итә, хәзер инде укучылар үз көчләре белән утырткан, тәрбияләп үстергән яшелчәләрдән мул уңыш җыеп ала.

Актаныш районы мәктәпләре төрле программаларда катнашып, материаль-техник базаларын ныгыта, укучыларга заманча шартларда белем һәм тәрбия алу мөмкинлеген арттыра. Мисал өчен, Такталачык һәм Иске Байсар мәктәпләрендә «Үсеш ноктасы» үзәкләре төзелде. Уразай, Теләкәй, Әтәс мәктәпләре ашханәләре Татарстан Республикасында гамәлдә булган «Мәктәп ашханәләрен төзекләндерү» программасы кысаларында ремонтланды.