Миңнеханов белән РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Кәримов Чаллыга килде
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыга килде. Эш сәфәре барышында ул кайбер сәнәгать мәйданчыкларында булачак, шулай ук «Олимпийский» олимпия резервындагы спорт мәктәбендә башкарылган капиталь ремонт эшләренең сыйфатын бәяләячәк.
«Рөстәм Миңнеханов автокомпонентлар җитештерү буенча бер предприятиедә булачак, джемнар һәм башка кондитер эшләнмәләре җитештерә торган предприятиеләрне һ.б. сәнәгать мәйданчыкларын караячак», - дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Моннан тыш, объектларда ТР Рәисе белән бергә Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов та булачак.
Эш сәфәрендә Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, ТР Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльвира Зарипова, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һ.б. озатып йөри.