Светлана Скучаева: Гаяз Исхакыйга багышланган түгәрәк өстәл ел саен уздырылачак
«Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы» ТР Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Светлана Скучаева җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, язучы Гаяз Исхакыйга багышланган түгәрәк өстәлне ел саен уздырырга тәкъдим итте. Бу хакта ул Чистай шәһәренең Ислам үзәгендә оештырылган «Яңарыш хәбәрчесе – заман һәм традицияләр» түгәрәк өстәлендә әйтте.
«Зур эш башкарып чыктык. Иң мөһиме – мирасыбызны саклап калу. Чистай үзе дә – тарихи шәһәр. Барлык килүчеләргә рәхмәт белдерәм. Мөмкинлекләрне тагын да арттыру өчен шушында җыелдык. Чистай муниципаль районы белән берлектә без Гаяз Исхакыйга багышланган түгәрәк өстәлне ел саен уздырырга тәкъдим итәбез. Бер ел дәвамында эшләп, түгәрәк өстәлгә җыелып, ирешкән нәтиҗәләр турында фикер алыша алыр идек. Түгәрәк өстәлне киләчәктә «Гаяз Исхакый укулары» дип тә атарга мөмкин», - диде ул.
Светлана Скучаева Яуширмә авылын туристик маршрутка кертүне төп бурыч дип атады.