ru24.pro
World News
Август
2024

Әстерханның «Дуслык» татар җәмгыяте 35 еллыгын билгеләп үтә

0

17 августта Әстерхан төбәк иҗтимагый оешмасы – «Дуслык» татар милли мәдәнияте җәмгыятенең 35 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев катнашты, дип яза конгресс сайты.

Васил Шәйхразыев җәмгыятьне шушы зур вакыйга белән котлады, уңышлар һәм озын гомер теләде. Аның билгеләп үтүенчә, бу еллар дәвамында оешма, татар мәдәниятенең чын йөрәгенә әверелеп, кешеләрне берләштерә. Шулай ук Васил Шәйхразыев зал белән яраткан җырларын башкарды.

Татар мәдәниятен һәм татар халкының гореф-гадәтләрен саклау буенча күпьеллык актив эшчәнлеге, «Дуслык» татар милли мәдәнияте җәмгыяте эшендә армый-талмый ярдәм иткәне өчен Васил Шәйхразыев «Дуслык» татар милли мәдәнияте җәмгыяте Әстерхан төбәк иҗтимагый оешмасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Грамотаны җәмгыять рәисе Әнвәр Алмаев тапшырды.

«Дуслык» җәмгыяте Әстерханда яшәүче татарларны берләштерү, татар телен, мәдәниятен һәм милли гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм популярлаштыруга ярдәм итү максатында оештырыла. Үз эшчәнлеге елларында «Дуслык» бик күп чаралар оештырды.

Биредә иҗат коллективлары чыгышлары тәкъдим ителде, татар халык җырлары һәм биюләре башкарылды, диелә хәбәрдә.