Мөслим районында яшәүчеләр хәрбиләргә коры аш өчен чимал һәм салат әзерләгән
Мөслим районы Баланлы авылында яшәүче Илһамия Гәрәева махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм госпитальдә дәваланучыларга матди ярдәм җыю, токмач кисү, ипи киптерү, шәмнәр ясау, киемнәр әзерләү белән күптәннән шөгыльләнә. Бу хакта «Мөслим-информ» хәбәр итә.
Ул хәрбиләргә хөрмә төшләреннән үзе тезеп берничә дистә дисбе дә ясаган.
Атлас авылында яшәүче Ризидә Фәсхиева үзе үстергән яшелчәләрдән коры ашлар өчен чимал, салатлар әзерләгән.