Җирдә көчле магнит давылы башланды
Шимбә кич безнең планетада магнит давылы башланган. Бу хакта «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Михаил Леус үзенең телеграм-каналында сөйләде.
Ул билгеләп үткәнчә, 6:00 сәгатьтән соң геомагнитик кыр торышының Кp-индексы 6 берәмлектән артып киткән – бу G1 класслы уртача магнит давылына хас дәрәҗә, әмма алга таба геомагнитик кырның тәэсирләнүе арта бара, һәм 9:00 сәгатькә магнит давылы көчәя (G3 класслы була).
Леус фаразлавынча, ул ким дигәндә якшәмбе төшкә кадәр дәвам итәчәк.
