ru24.pro
World News
Август
2024

Алинә Заһитова Казанда боз тамашасы әзерләгәндәге кыенлыклар турында сөйләде

0

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова «Вакыт сакчылары» боз тамашасын әзерләгәндә очрашырга туры килгән кыенлыклар турында сөйләде.

«Минем өчен бу зур тәҗрибә. Мин бу юлны үтәргә теләдем, менә... шундый масштаблы, зур проектны булдыруга һәр адымны. Төрле шоуларда, шул исәптән чит илләрдә, чыгыш ясауда тәҗрибәм шактый зур булганга күрә, миңа сәхнә артындагы мондый эш кызык иде. Ул шактый катлаулы һәм, мөгаен, бозда чыгыш ясауга караганда катлаулырактыр», - дип белдерде фигуралы шуучы «Русский хит» радиосы эфирында.

«Менә хәзер мин продюсерлык һәм мәдәни сәясәт буенча укыйм. Дөресрәге, инде югары уку йортын тәмамладым һәм, миңа калса, үз белемнәремне тәҗрибәдә, практикада уңышлы кулланам», - дип өстәде Заһитова, «Пришли-Разбудили шоу» программасында кунак буларак чыгыш ясаганда.

«Мөгаен, төрле өлкәләрдәге коммуникацияләр: сценография, мэйпинг (мэппинг – Т-и иск.), менә бу шарлар, өстәге тимерләр, әйе. <...> Барысын да башка сыйдырып бетерү һәм кешеләргә мөмкин кадәр дөрес юнәлеш бирү», — диде Заһитова, боз тамашасын оештырудагы авырлыклар турындагы сорауга җавап биреп. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Гәрчә мин ниндидер, әйтик, эшчәнлек өлкәләрендә бөтенләй «нуль» булсам да, хәзер инде «берле» булдым бугай», — дип йомгаклады спортчы («берле» сүзен тапшыруны алып баручыларның берсе тәкъдим итте — Т-и иск.).

Моңарчы «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, шушы ук программада Олимпия чемпионы бозда иң нык егылуы турында сөйләде.

«Вакыт сакчылары» боз тамашасының премьерасы Казанда 29 һәм 31 августта узачак.