Азнакайда «Чәй бәйрәме»нә җыелдылар
Бүген Азнакай шәһәре халкы Сөембикә урамында уздырылган «Чәй бәйрәме» нә күпләп җыелган иде. Алар үзешчәннәр әзерләгән концертны тамаша кылып, чәй эчеп, рәхәтләнеп ял итте. Бу хакта «Азнакай» сайтында Таңсылу Саниева хәбәр итә.
Авыллардан клуб хезмәткәрләре кунакларны сый тулы өстәлләр белән каршы алды.
