Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы бөртеклеләр уңышы югары булган районнарны атады
Бүгенгә Татарстанда урып-җыю кампаниясе барышында 397 мең гектарда бөртекле культуралар суктырылган, бу планның 39 проценты. 1 млн 235 тонна ашлык суктырылды, дип хәбәр итте Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республика Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
Бер гектардан уртача 31 центнер уңыш чыга. Тәтеш районында югары күрсәткечләр күзәтелә – 47 ц/га. Минзәлә, Аксубай, Зәй районы игенчеләре гектарыннан якынча 39 центнер ашлык суктыра.
Алда торган урып-җыю күләмнәренең шактый өлеше Әлки, Аксубай, Кайбыч, Алексеевск, Спас, Түбән Кама районнарында суктырылган – бу бөртеклеләрнең 40 проценттан артыгы, дип хәбәр ителә Татарстан Рәисе сайтында.
Республиканың барлык районнары белән киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.