ru24.pro
World News
Август
2024

Путин: Россия заманча спорт инфраструктурасы булдыруга зур игътибар бирә

0

Россия Президенты Владимир Путин физикультурникларны, спортчыларны һәм физик культура һәм спорт тармагы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре һәм әлеге истәлекле датаның 85 еллык юбилее белән котлады. Телеграмма Кремль сайтында чыккан.

Дәүләт башлыгы әйткәнчә, Россия физкультура хәрәкәтенең ныклы җиңү традицияләре белән дан тота һәм массакүләм спорт тәрбияләгән чемпионнар һәм рекордчылар белән горурлана.

«Спорт холыкны чыныктыра, кешеләрне актив тормыш рәвешенә тарта, алга кыю барырга, куелган максатларга ирешергә булыша», – диде Президент.

Ул илдә заманча һәм үтемле спорт инфраструктурасы булдыруга зур игътибар бирелә диде. Россия субъектларында яңа стадионнар, йөзү бассейннары, тренировка һәм сәламәтләндерү үзәкләре, боз сарайлары ачыла, мәктәпләрдә, урта махсус һәм югары белем бирү йортларында физкультура укыту сыйфаты арта.

Путин Гаилә елында төрле пландагы проектлар һәм инициативалар гамәлгә ашырылуына, гаилә, балалар, яшүсмерләр спортын үстерүгә, өлкән буын вәкилләренең сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән ярышлар һәм турнирлар оештырылуына шат булуын әйтте.