ru24.pro
World News
Август
2024

Психотерапевт баланы мәктәпкә әзерләү өчен киңәшләр бирде

0

Психотерапевт табиб Татьяна Иванова яңа уку елы алдыннан «Галстуксыз интервью» тапшыруында баланы мәктәпкә әзерләү өчен берничә киңәш бирде. Интервью «Татарстан 24» телеканалы сайтында чыкты.

«Мәктәп башлануга шатланырга кирәк. Әгәр әти-әниләр мондый нәрсәгә сөенергә өйрәнә икән, бала да шулай эшләячәк. Мәктәпне ниндидер авыр йөк дип уйларга кирәкми», – диде табиб.

Моннан тыш, бала белән сөйләшергә өйрәнергә, аның белән элемтәне җайларга кирәк, әгәр нинди дә булса авырлыклар килеп чыга икән, белгечкә мөрәҗәгать итәргә була.

«Баланың ниндидер ерак киләчәгенә артык зур басым ясарга кирәкми, бала белән үзегезне хәзер ничек хис итү мөһимрәк», – диде Татьяна Иванова.