ru24.pro
World News
Август
2024

Татарстанда сөт сатудан кергән акча 23 процентка арткан

0

2024 елның беренче яртыеллыгында Татарстанда сөт сатудан кергән акча 27,6 миллиард сумны тәшкил иткән, бу узган елгы күрсәткечтән 23 процентка артыграк. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә республика Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте.

Министр сөйләгәнчә, бу чорда 883 мең тоннадан күбрәк сөт савылган, бу 2023 елгы күрсәткечкә карата 107 процентны тәшкил итә. Савым сыерларының продуктивлыгы 291 килограммга арткан һәм бер сыерга 4 127 килограммны тәшкил итә (108 процент).

Беренче яртыеллыкта авыл хуҗалыгы икътисады нигездә терлекчелек нәтиҗәләре хисабына формалашкан. Монда акчалата табыш 59,6 млрд сум тәшкил иткән һәм узган ел белән чагыштырганда 19 процентка арткан, диелә республика Рәисе сайтында.

Республиканың барлык районнары белән киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.