ru24.pro
World News
Август
2024

Кукмарада яшәүче 78 яшьлек ханым 32 килограммлы кабак үстергән

0

Кукмарада яшәүче 78 яшьлек пенсионер ханым икенче ел рәттән бакчасында кабак үстерә. Җир һәм табигать яратучы Валентина Мөбәрәкшина бу эшкә бөтен күңелен һәм көчен бирә. Узган ел аның уңышы аеруча мул булган.

«120 данә җыйдык. Бик зурлар иде. Күчтәнәч итеп күршеләргә дә өләштек. Иң зур кабак 32 килограммлы иде», – дип сөйләде ул.

Валентина ханымның кызы сөйләгәнчә, яше барган саен әнисенә бакча тәрбияләү авыррак, әмма ул эшсез утырырга күнекмәгән. Шуңа күрә, алар кабак утыртырга булган, чөнки бу яшелчә артык игътибар таләп итми.

Фото: © Адилә Шакирова тарафыннан тәкъдим ителде

«Әни – бал корты кебек ул. Гел нәрсә беләндер мәшгуль. Үзе су сибә, чүбен утый. Ул бик эшчән, чисталык ярата. Без аннан үрнәк алабыз. Ә җыелган уңышны мал-туарга ашатырга, үзебезгә дә төрледән-төрле ризыклар әзерләргә уйлыйбыз. Ашы, торты һәм кайнатмасы бик тәмле була», – дип сөйләде Эльмира Ибраһимова.

Җиргә күпме бирсәң, шуның кадәр аласың, ди Валентина ханым. Кабак чүпрәдәге кебек үсә, ди ул. Уңышның күләме дә, авырлыгын да һәр көн арта. Ул быел да уңыш яхшы һәм баллы булыр дип ышана.