ru24.pro
World News
Август
2024

Лаеш районындагы гаиләгә «Россия йөрәге» учагы тапшырдылар

0

Лаеш районының Имәнкискә авылында яшәүче Шәймөхәммәтовлар гаиләсенә «Россия йөрәге» учагы тапшырылды. Дус һәм тату Шәймөхәммәтовлар гаиләсе Айнур, Алинә, Камилә һәм Рәйхан исемле дүрт бала үстерә. Радик Шәймөхәммәтов Имәнкискә авылы мәктәбендә тормыш иминлеге нигезләре укыта, Алия Шәймөхәммәтова шушы мәктәптә директор булып эшли.

Гаиләдә балаларның уңышлы укуына булыша торган режим бик катгый саклана. Укуга җаваплы һәм намуслы мөнәсәбәт тәрбияләнә. Балаларның укуы гел контрольдә тотыла.

Алия Шәймөхәммәтова гаиләләргә нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек теләде.

«Гаилә учакларыгыз һәрвакыт мәхәббәт, хөрмәт һәм аңлашу белән тулып торсын! Ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, гаилә кыйммәтләрен саклагыз һәм буыннан-буынга тапшырыгыз», – диде ул.

Ел символы булган Бөтенроссия гаилә учагын Биектау районыннан Зәбировлар гаиләсе тапшырды. Бер атна дәвамында Биектаудагы яшь парлар шушы гаилә учагына кагыла, үз учакларын кабыза алды.

Фото: © ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

«Россия йөрәге» – ут кына түгел, ә бер гаиләдән икенчесенә тапшырыла торган гаилә җылысы, мәхәббәт һәм кайгырту символы да.

«Россия йөрәге» учагын тапшыру тантанасы Физкультурниклар көнендә Биектау авылында узды.

2023 елның 22 ноябрендә Россия Президенты Владимир Путин 2024 елны Гаилә елы дип игълан итү турында карар имзалады. Документта әйтелгәнчә, әлеге карар гаиләләрне саклау буенча дәүләт сәясәтен популярлаштыру һәм традицион кыйммәтләрне саклау өчен кабул ителгән. 7 февральдә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева республикада чаралар планын раслау турында хәбәр итте.