2024 елның 6 аенда Татарстанның төзелеш тармагы әйләнеше 316 млрд сумга кадәр арткан
2024 елның гыйнвар-июнь айларында Татарстанның төзелеш тармагы әйләнеше 316 млрд сумны тәшкил иткән. Бу 2023 елның алты ае белән чагыштырганда 25 процентка күбрәк. Төзелеш комплексы өлешенә республика тулай төбәк продуктының 7 проценты туры килә, дип хәбәр итә Татарстанның Төзелеш министрлыгы матбугат хезмәте.
«Тармак 2023 елны рекордлы 708 млрд сум белән төгәлләгән булса, 2024 елга әлеге сан 791 млрд сум булыр дип фаразлана», – диелә хәбәрдә.
Быелның алты ае йомгаклары буенча Татарстан торак тапшыру буенча Идел буе федераль округында 1 урынны һәм шул ук күрсәткеч буенча Россиядә 3 урынны алды.
«Бүгенгә республикада 2 млн 535 мең квадрат метр торак тапшырылган. Быел Татарстанда республиканың Төзелеш министрлыгы катнашында 44 республика программасы, 6 илкүләм проект, 3 дәүләт программасы һәм программадан тыш чаралар уздырыла, аларга 107 млрд сумлык 3,5 мең объект керә», – дип өстәделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.
Өстенлектә – мәгариф объектлары. 2024 елда Татарстанда барлыгы 9 835 укучыга исәпләнгән 8 яңа мәктәп һәм өстәмә 3 уку корпусы, 2,2 мең урынга исәпләнгән 10 яңа балалар бакчасы төзелә.
Шулай ук республикада 234 объект: 78 мәктәп, 32 балалар бакчасы, мәктәпләрдәге 94 азык-төлек блогы, 18 тулай торак бинасы, 8 ресурс үзәге һәм 4 югары уку йорты бинасы төзекләндерелә. Ремонт эшләренә 9 млрд сумнан күбрәк акча тотылачак.