ru24.pro
World News
Август
2024

Путин Сан-Паулуда самолет һәлакәте сәбәпле кайгы уртаклашты

0

Россия Президенты Владимир Путин Бразилиянең Сан-Паулу штатында пассажир самолеты һәлакәткә очрау сәбәпле кайгы уртаклашты. Телеграмма Кремль сайтында чыккан.

«Бразилия халкының кайгысын уртаклашабыз. Бу авиаһәлакәттә туганнарын һәм якыннарын югалткан кешеләргә чын күңелдән кайгы уртаклашу белдерүегезне сорыйм», – диелгән хәбәрдә.

ТАСС хәбәр иткәнчә, һәлакәткә юлыккан ATR-72 самолеты бортында 57 пассажир һәм экипажның дүрт әгъзасы булган. Лайнер Сан-Паулуның Гуарульюс аэропортына юл тоткан була. Voepass компаниясе хәбәр иткәнчә, самолетны очыш алдыннан тикшергән вакытта бернинди техник төзексезлекләр дә табылмаган була.