ru24.pro
World News
Август
2024

Татарстан буенча Социаль фонд 2025 елда арттырылган пенсия алучылар санын әйтте

0

Татарстан буенча Россия Социаль фондының якынча фаразлары буенча, февраль аендагы индексациядән соң төбәктә яшәүче 200 меңнән күбрәк эшләүче пенсионер арттырылган пенсия алачак. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин сөйләде.

2025 елда Татарстанда 200 меңнән артык эшләүче пенсионер арттырылган пенсия алыр дип фаразлана. Бюджетта моның өчен акча каралган», – диде ул.

Эдуард Вафин сүзләренчә, киләсе елдан барлык өлкән кешеләрнең (эшләүчеләрнең дә, эшләмәүчеләрнең дә) пенсиясе артачак. Эшләүче пенсионерларның фактта түләнә торган пенсияләре түгел, ә алдагы индексацияләр гамәлдә булган очракта түләнә торган пенсияләре индексацияләнә.