Мәскәүдә Татарстан шагыйрьләре һәм язучылары белән очрашу була
Мәскәүдә 21 августта 16.00 сәгатьтә Татарстан шагыйрьләре һәм язучылары белән очрашу була. Ул башкалада Татарстан көннәре кысаларында уза. Бу хакта Татарстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең Телеграм-каналында хәбәр ителә.
Башкалага Казаннан Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары - шагыйрә, язучы, Х.Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты, ТР Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Илсөяр Иксанова, шагыйрь, язучы, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Фәкил Сафин, шагыйрь, М. Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Рифат Сәлах, шагыйрә, «Белла» әдәби премиясе лауреаты Эльвира Һадиева килә.
Чара Кече Татар тыкрыгы урамы, 8 йорт адресы буенча Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә (татар теле залы) була.
«Барлык теләүчеләр чакырыла!» - диелгән хәбәрдә.