ru24.pro
World News
Август
2024

Конфискацияләнгән коралны махсус операциягә тапшыруны гадиләштерә торган закон чыкты

0

Россия Президенты Владимир Путин конфискацияләнгән коралны махсус хәрби операция зонасына тапшыруны гадиләштерә торган закон имзалады. Әлеге документ хокукый актлар порталында чыккан.

Закон мондый коралларны һәм ядрәләрне Саклану министрлыгына, Росгвардиягә һәм башка хәрбиләштерелгән дәүләт оешмаларына турыдан-туры тапшыруны рөхсәт итә. Тапшыру тәртибен Россия Хөкүмәте әгъзалары билгеләячәк, ә процесс өчен корал әйләнешен җайга салучы буларак Росгвардия җаваплы була.

Шул ук вакытта Росгвардиягә дәүләт милкенә күчкән корал яки ядрәләрнең милекчесе вазифасы вәкаләтләре дә бирелә. Росгвардия корал яки ядрәләрне башка хәрбиләштерелгән дәүләт оешмаларына тапшырганнан соң, Россия исеменнән мондый әйберләрнең милекчесе дәүләт оешмалары була.

Законда язылганча, Росгвардия корал яки ядрәләрне юк итү тәртибен дә билгели. Документ Росгвардия тарафыннан юк ителергә тиешле корал яки ядрәләрне куллану яисә хәрбиләштерелгән башка дәүләт оешмаларына тапшыру хокукын бирә.