ru24.pro
World News
Август
2024

Татарстанда 3 млрд сумга яңа йөк порты төзелә

0

Татарстанның Алексеевск районында яңа елга йөк порты төзеләчәк. Әлеге проектны «Автострада» компаниясе гамәлгә ашыра. Бу хакта Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина уздырган «Муниципаль сәгать» программасында билгеле булды.

Район башлыгы Сергей Демидов аңлатканча, әлеге объектка ихтыяҗ инерт материаллар кайтару кирәклеге сәбәпле килеп чыккан.

Төзелеш территориясе – 194 гектар, йөк әйләнеше куәте 2030 елга 5 млн тоннаны тәшкил итәчәк. Инвестицияләрнең планлы күләме – 3 млрд сумнан артык.

«Бу бик зур проект. Проект-смета документациясен әзерләү бара. 2030 елга ул тулы куәтенә эшләп китәргә тиеш», – диде Талия Миңнуллина.

Проектны тормышка ашыру Татарстан территориясендә транспорт инфраструктурасын һәм Россиянең транспорт системасын үстерүгә ярдәм итәр, Идел буе икътисади районының бөтен территориясе үсешенә этәргеч бирер, экспорт һәм импортны арттырыр дип көтелә.

«Республика һәм Россия территориясендә кирәкле барлык үзгәрешләр, планлаштыру схемалары кертелде, объект өчен җир булдырылды, алга таба эшлибез», – диде район башлыгы Сергей Демидов.