Татарстандагы нефть-газ химиясе форумына 10 меңнән артык кунак җыелачак
Быел Татарстанда «Казан Экспо» халыкара күргәзмә комплексында узачак нефть-газ химиясе форумына 10 меңнән артык катнашучы һәм кунак җыелачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Гуськов әйтте.
«Форум 26-28 августта узачак. Быел ул Татарстандагы фәнни-технологик үсеш елына багышлана. Форумда Россиянең 23 төбәгеннән һәм 7 илдән кунаклар катнашуы көтелә», – диде министр урынбасары.
Быелгы яңалыклар арасыннан Гуськов студентлар өчен эко-квизны һәм бизнес һәм биотөрлелек темасына өстәмә түгәрәк өстәлне аерып әйтте.
Шул ук вакытта, «Казан Экспо» директоры урынбасары Игорь Астафьев әйткәнчә, тагын нинди дә булса яңа әйберләр өстәргә форумның вакыт кысалары мөмкинлек бирми, чөнки өч көнендә дә форумда инде урнашып өлгергән эшлекле мәйданчыклар була һәм аларны алга таба киңәйтү өчен форумның вакытын арттырырга кирәк.
Эшлекле программадан тыш, форумда TatOilExpo традицион күргәзмәсе дә була, аның гомуми мәйданы 10 мең квадрат метрдан зуррак.
«Форумда традицион рәвештә TatOilExpo – 2024 халыкара күргәзмәсе уза. 182 компания анда катнашу өчен теркәлде инде: аларның 62се Татарстаннан, 89ы – Россия төбәкләреннән һәм тагын 31 чит илләрдән», – диде Дмитрий Гуськов.