«Ялкын» журналы Карбыз Partyда халыкны 100 кг карбыз белән сыйлады
«Татмедиа» каршындагы скверда «Ялкын» журналы традицион Карбыз Party оештырды. Чара быел өченче тапкыр үткәрелде һәм кунакларны 100 кг карбыз белән сыйладылар.
«Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин бәйрәмнең традициягә әйләнүенә сөенүен белдерде.
«Карбыз Party безнең традициягә әйләнеп китте. Озак еллар шулай дәвам итәр, дип өметләнәм. «Ялкын»га быел 100 ел. Ул дистә еллар дәвамында иң матур яшүсмерләр журналы булып кала. Дөньялар, форматлар үзгәрә, «Ялкын» һаман кала. Киләчәктә дә очрашырга язсын», – диде Илназ Фазуллин.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Ялкын» журналының һәрвакыт актив һәм креатив булуын билгеләп узды.
«Ялкын» – «Татмедиа»ның иң яшь, иң актив, иң күңелле редакциясе. Иң креатив, иң чибәр, иң яшь егетләр-кызлар шушы редакциядә эшли. Безнең бөтен өмет сездә. Шушы буын «Татмедиа»да эшләргә тиеш. Аларның кулында безнең киләчәк. Карбыз Party традициягә керде. Көзгә таба бәлки Кавын Party, Бәрәңге Party, Кабак Party лар да булыр», – диде ул.
Бәйрәмдә татар артистлары АлияНур белән Илназ Гарипов чыгыш ясады. Шулай ук, чара кунаклары төрле уеннарда да катнашты.