Новосибирскида Татар яшьләренең себер фестивале була
12-15 сентябрьдә Новосибирск шәһәрендә XVI Татар яшьләренең себер фестивале уза. Бу агымдагы елда иң көтеп алынган вакыйга, диелә «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Новосибирск татарлары» сәхифәсендә.
Фестивальне Новосибирск өлкәсе Мәдәният министрлыгы гамәлгә куйган, ә Новосибирск өлкәсе татар мәдәни үзәге, Новосибирск өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Мәдәният министрлыгы; Россия татарларының федераль милли-мәдәни мохтарияте, «Себер татарлары ассоциациясе» төбәкара иҗтимагый оешмасы, «Идел» яшьләр үзәге оештыра.
Чараның өч көнлек программасына вокал, бию, актерлык осталыгы буенча мастер-класслар, татар теле дәресләре һәм башкалар кертелгән.
Фестиваль Татар мәдәнияте йорты территориясендә концерт белән тәмамланачак.
16 елда Себер татар яшьләре фестивалендә 1000нән артык кеше, 15 район, 20 шәһәр, 50дән артык татар йолдызы һәм иҗат коллективлары катнашкан.
«Әгәр сиңа да, безнең кебек үк, 16 яшь һәм өлкәнрәк булсаң да, нигезләмәне укы, гаризаны тутыр һәм фестивальгә кил», диелгән хәбәрдә.