ru24.pro
World News
Август
2024

Мәскәүдә татар җәмәгатьчелеге очрашуында хәрби операциягә ярдәм турында сөйләштеләр

0

Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Иҗтимагый берләшмәләр җитәкчеләре советы һәм Мәскәү төбәге татар җәмәгатьчелеге активының чираттагы очрашуы булды. Очрашуда агымдагы елда уртак чаралар планы хакында да фикер алыштылар. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күркәм гадәткә кергәнчә, утырышны ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин алып барды.

Равил Әхмәтшин очрашуда катнашучыларны Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәре кысаларында узачак чараларга чакырды. Искәртеп үтәбез, алар башкалада 20 августта башлана. «Сезнең Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр салу тантаналарында да актив катнашуыгызны көтәбез. Танышларыгызны чакырыгыз, балалар һәм оныкларыгыз белән Татарстан фильмнарын карарга килегез», – диде ул.

Равил Әхмәтшин шулай ук беренче яртыеллык дәвамында вәкиллек үткәргән зур чаралар хакында сөйләде, алар арасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә бәйлеләре дә бар. Ул беренче көннәрдән үк хәрбиләргә ярдәм күрсәтүче Фәнис Хуҗин, Фаил Ибәтов, Фәрит Фарисов һәм аның командасына рәхмәт белдерде. Видное шәһәре җирле татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Феликс Җамалиев йөкне формалаштырып кына калмый, ә аны алгы сызыктагы хәрбиләргә үзе илтә дә. Ул инде кырыкка якын рейс ясаган, хәтта дошман ягыннан һөҗүм вакытына да эләккән.

Мәскәү татарлары автономиясе рәисе Фәрит Фарисов һәм Мәскәү өлкәсе татар автономиясе рәисе Фәрит Мохтасаров беренче яртыеллыкта башкарылган эшкә нәтиҗә ясады һәм икенчесенә бурычлар билгеләде.