ru24.pro
World News
Август
2024

Нәселе татарларга барып тоташкан немец махсус операциягә китү сәбәбен әйтте

0

Фәрит Обенгерның әтисе милләте буенча немец булса да, аның тамырларында татар каны да ага. Әлмәттә туган егетнең яшьлек еллары әнисенең туган ягында – Сарман районында узган.

Тугызынчы сыйныфтан соң егет аграр көллияткә укырга кергән. Аны тәмамлагач, эшкә урнашкан. Хәрби булырга бик теләсә дә, сәламәтлеге буенча хыялын чынга ашыра алмаган. Шулай да ел ярым элек Фәрит Обенгер, Саклану министрлыгы белән контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына киткән.

«Мин элек тә хәрби булырга теләгән идем. Хәзер үзем өчен яңа һөнәр үзләштерәм. Хәрби әзерлек нигезләрен узам. Хыялым чынга ашты дип әйтергә дә мөмкин. Чөнки контрактны тикмәгә генә төземәдем бит», – диде ул.

Фәрит Бахмут, Кременная янындагы хәрби хәрәкәтләрдә, Авдеевканы азат итүдә катнашкан. «Суворов» һәм II дәрәҗә «Батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнгән. Әле тагын ике медаль тапшырырга тиешләр.

«Үземне сынап карыйсы, нәрсәгә сәләтле икәнемне аңлыйсы килгән иде. Ил язмышы хәл ителгән вакытта читтә кала алмадым. Мин дә егетләр янында булырга тиеш дигән карарга килдем. Хәзер минем бик күп сугышчан дусларым бар. Кайда барырга дип сайлап тормадым. Кайда кирәгем чыкты, шунда калдым», – дип сөйләде хәрби үзе турында.

Сүз уңаеннан, Фәритнең әнисе соңгы мизгелгә кадәр улының карары турында белмәгән, ул саубуллашыр алдыннан гына бу хакта әйткән. Әлбәттә, хатын-кыз улы өчен борчыла, әмма солдат якыннары белән һәрчак элемтәдә тора. Мөмкинлек булу белән әнисе, апасы белән сөйләшә. Ә үзе махсус хәрби операциягә киткәнче Краснодарда яшәгән.

Фәрит фикеренчә, кеше нинди яшьтә булуга да карамастан укырга, үсәргә, төрле яктан камилләшергә тиеш.

«Ике юл гына бар: яки алга барасың, йә сине таптап китәләр. Әгәр кеше укымый икән, аңгыралана. Яраткан шөгыль табарга кирәк. Мин рояльдә уйнарга өйрәнергә телим. Хәзер тормыш өстенлекләре дә үзгәрде», – диде Фәрит.