ru24.pro
World News
Август
2024

Татарстанга гриппка каршы вакцинаның беренче партиясе кайтты

0

Татарстанга гадәттәге вакыттан иртәрәк гриппка каршы вакцина кайтты, республикада прививка кампаниясе башлана. Баш эпидемиолог, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика белгече Дмитрий Лопушов туры эфирда шулай дип белдерде.

«Гадәттә, прививка кампаниясе август ахыры – сентябрь башында уза, хәзер әле августның беренче декадасы гына, ә без инде вакцинаны алдык, аны дәвалау учреждениеләренә китерәләр», - дип искәртте табиб.

Дмитрий Лопушов билгеләп үткәнчә, алты айдан 18 айга кадәрге балаларга – ике, калганнарга бер прививка ясатырга кирәк.

Беренче чиратта, прививка медицина хезмәткәрләре, авырлы хатын-кызлар, алты айдан алып дүртенче сыйныфка кадәрге балаларга ясалачак.

Вакцинаның булу-булмавы хакында яшәү урыны буенча үзең теркәлгән поликлиникада белергә мөмкин.