Миңнеханов Биләрдә «Яшьармияче» яшүсмерләр клубында булды һәм балалар белән аралашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Алексеевск районында булды. Биләр авылында ул Дан орденының тулы кавалеры Михаил Шляпников исемен йөрткән «Яшьармияче» яшүсмерләр клубын карады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
2022 елда бинада капиталь ремонт үткәргәннәр: душ кабинетлары булган ике чишенү бүлмәсе, өч санузел җиһазландырылган, «Үтемле мохит» проекты кысаларында пандус урнаштырылган. Бинага видеокүзәтү системасы, янгын сигнализациясе, хәрәкәт датчиклары куелган. Клубта 300дән артык бала шөгыльләнә.
Рөстәм Миңнеханов балалар белән аралашты, актлар һәм хореография залларында, спорт туризмы белән шөгыльләнү өчен скалодромда, компьютер сыйныфында, шулай ук Биләрнең хәрби-тарихи музеенда булды. Экспозиция Бөек Ватан сугышы тарихына һәм махсус хәрби операциягә багышланган, музей янында реконструкция ясалган хәрби техника белән танышырга мөмкин.
Моннан тыш, республика Рәисе яшьармиячеләр махсус операция зонасындагы хәрбиләр өчен ясый торган төрле әйберләрне карады. Алар арасында чакма ташы, жгуты һәм компасы булган күп функцияле беләзек, коры армия душы, окоп шәмнәре, маскировка челтәрләре, тимер мичләр, шулай ук азык ярымфабрикатлары бар.
Сәфәр ахырында Рөстәм Миңнеханов Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәгән Биләр хәрбиләренә багышланган һәйкәлгә чәчәкләр куйды.