ru24.pro
World News
Август
2024

БРИКС саммиты сәбәпле, 22-24 октябрьдә Казанда дәүләт хезмәткәрләре өчен ял көннәр була

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган карар нигезендә 22-24 октябрьдә Казанда башкарма хакимият органнары һәм алар карамагындагы оешмалар вәкилләре өчен ял көне була. Документ җәмәгать иминлеген тәэмин итү максатыннан Россия Президенты Владимир Путин карары буенча әзерләнгән. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

«2024 елның 22 октябреннән 24 октябренә кадәр Казан территориясендә үз хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыручылар өчен хезмәт хакын саклап калып эшләми торган көннәр билгеләргә. Алар - ТР башкарма хакимияте органнарында ТР дәүләт граждан хезмәте һәм башка вазифаларда эшләүчеләр, башкарма хакимият органнары карамагындагы оешмалар хезмәткәрләре», – диелгән документта.

Татарстан Рәисе карары коррупциягә каршы экспертиза уза, дип «Татар-информ» хәбәр иткән иде.