1 сентябрьдә Буа кырларындагы шикәр чөгендерен казып алу эшләре башлана
Буа кырларындагы шикәр чөгендерен казып алу эшләре 1 сентябрьдә башлана. Бу хакта муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итә. «Байрак» сайты шул хакта хәбәр итә.
Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров катнашында әлеге темага багышланган киңәшмә узган.
Ранис Камәртдинов белдерүенчә, «татлы тамыр» 10491 гектар тәшкил итә. Аграрийлар уңыш гектардан уртача 400 центнер чыгарга мөмкин, дип фаразлый. Җыеп алынган чөгендерне 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча шикәр заводына озатырга кирәк. Яхшы һава торышы булганда, барлык казу эшләре 30 октябрьгә тәмамларга, дигән срок куйганнар.
«Аңа кадәр барлык чөгендер алу техникасын әзерләп куярга кирәк. Ә шикәр заводы тоткарлыкларсыз чөгендерне кабул итәргә тиеш дигән бурыч куелды», - диде район башлыгы.